Ваш регион: Россия
  • Группа Вконтакте
  • WhatsApp / Viber:
  • ICQ: 229 333 33
  • Mail агент:

Страница работы

Стоимость работы: 215 руб

Название работы
Холодные и горячие напитки. Виды коктелей. Качественная характеристика напитков и вин. Рекомендации вин и напитков к закускам и блюдам. Этика.
Тип
Реферат
Предмет
Татарский язык
Дата написания
30.08.2013
Объем
17 страниц
КЕРЕШ
ЭЧЕМЛЕК ЭТИКЕТЫ
1.1. Салкын һәм кайнар эчемлекләр
1.2. Коктейльләр
1.3. Шәрабның сыйфат билгеләре
1.4. Эчемлекләр һәм ашамлыклар ярашуы
ЙОМГАК
ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ
Презентация
КЕРЕШ
Рефератның темасы – “Эчемлекләр этикеты”. Бу тема соңгы елларда бигрәк тә актуальләшеп китте, дип саныйм. Чыннан да, шәһәрдә бер-бер артлы төрле кафелар, рестораннар, гомумән, гомуми туклану урыннары ачылып тора. Кешеләр дә төрледән-төрле эшлекле очрашуларны да аш өстәле артында үткәрүне кулай күрә башладылар. Шулай ук төрле корпоратив чаралар да үткәрү ешайды. Гомумән, кешеләрнең тормышы гомуми туклану урыннары белән тыгыз бәйләнгән. Бу исә аларда хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәдә булырга тиешлеген канун итеп куйды, алар арасындагы конкуренция исә аны тагын да көчәйтте. Нәтиҗәдә, ресторан-кафелар һәм башка җәмәгать туклану урыннары үзләренең менюларын төрләндерүнең чараларын күрә башладылар. Бу яңарыш эчемлекләргә дә кагыла. Аларның нинди генә төрләрен күреп булмый! Салкын һәм кайнар эчемлекләрнең дистәләгән төре кулланучыларга тәкъдим ителә. Коктейльләрнең дә йөзләгән рецепты бар. Һәр җәмәгать туклану учреждениесе үз фирма коктейльләрен дә тәкъдим итә. Бу исә тукланучының зәвыгын канәгатьләндерү максатына хезмәт итә.
Эчемлекләрне төрләндерү исә аларны тукланучыга тиешле тәртиптә, тиешле продуктлар белән тәкъдим итү белән бергә барырга тиеш. Чөнки һәр эчемлек билгеле бер ашамлык белән яраша, аларны өстәлгә чыгару тәртибе дә үзгә, хәтта ел фасыллары да өстәлгә куела торган эчемлекнең характерын билгели ала. Аларны куллану тәртибе дә аерым бер кагыйдәләргә нигезләнә. Димәк, эчемлек этикеты икеяклы була: бер яктан, җәмәгать туклану урыннарында аларны өстәлгә чыгару һ.б. үз кануннары үтәлергә тиеш, ә икенче яктан, кулланучы билгеле бер этикет нормаларны үтәргә, истә тотарга тиеш.
Шул рәвешле, хезмәттә эчемлек этикетының аерым кагыйдәләрен яктырту максаты куелды. Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
1) Салкын һәм кайнар эчемлекләр турында мәгълүмат бирү;
2) Коктейльләрнең төрләрен күрсәтү;
3) Шәраб һәм аның сыйфат билгеләрен ачыклау;
4) Эчемлекләрнең өстәлгә бирелү нормаларын аерып чыгару.
ЙОМГАК
Эчемлек этикеты – катлаулы һәм нечкә мәсьәлә. Чыннан да, бүгенге көндә кешеләргә гаять күп төрле эчемлекләр тәкъдим ителә, аларның катнашмалары уңышка ия. Аларны дөрес куллану, тиешле ашамлыклар белән өстәлгә чыгару – гомуми этикетның бер өлеше.
Иң башта, эчемлекләрнең төрләрен аерып карарга кирәк. Алар алкогольле һәм алкогольсез була ала. Алкогольсез эчемлекләрдән кайнар һәм салкын эчемлекләр уңышлы кулланыла. Кайнар эчемлекләргә чәй, кофе, какао һәм шоколад керә. Аларны куллануның үз кагыйдәләре бар. Иң мөһиме: кайнар эчемлекләр елның салкын вакытында бирелә. Шулай ук аларны тәкъдим итүдә савытның характеры, өстәл бизәлеше һ.б. әһәмиятле роль уйный. Кайнар эчемлекләр десарт янына чыгарыла.
Салкын эчемлекләр эссе көннәрдә кулай. Алар сусынны басалар, кешегә хәл кертәләр. Салкын эчемлекләрне, гадәттә, төрле җиләк-җимешләр янына чыгаралар.
Эчемлекләр арасында коктейльләр аерым урын алып тора. Коктейльне теләсә нинди эчемлек нигезендә ясарга мөмкин. Аларның төрләре гаять күп. Нигездә, өч зур төркем аерыла:
1) Алкогольле һәм алкогольсез;
2) Озын һәм кыска;
3) Кайнар һәм салкын.
Коктейльләрне өстәлгә чыгарганда, аларның тышкы бизәлешенә дә зур игътибар бирү сорала. Матур итеп бизәлгән, төрле төсләр гармониясенә ия булган коктейльләр кулланучының эстетик зәвыгын да канәгатьләндерә һәм аппетитын кузгата.
Алкогольле эчемлекләр арасында шәраб аерым урын били. Соңгы вакытта сыйфатлы шәрабка сорау артты. Ә аның сыйфаты исә бик күп төрле компонентларлан оеша.
Иң беренче чиратта, шәраб үтәкүренмәлелек ягыннан сыйфаталана. Бу яктан алар кристаллик үтәкүренмәле, үтәкүренмәле; тузанлы; тонык; болганчыграк; болганчык булырга мөмкин.
Үзләренең төсе буенча шәраблар ак, алсу һәм кызыл була ала.
Шәрабның исе исә аның нигезендәге виноградның составындагы очучан матдәләр, эфир майлары белән билгеләнә. Белгечләр 500 дән артык ис аерып чыгаралар, шуңа күрә шәраб исенең төрләре дә бик күп төрле. Шәраб исе үзенең көче ягыннан характерлана: көчсез, уртача, көчле, бик көчле.
Шәрабның тәме – аның сыйфатын билгеләүдә иң төп сыйфатларның берсе. Тәм ягыннан алар ачкылтым, баллы һ.б. булырга мөмкин. Идеаль тәмле шәраб җиңел һәм рәхәт эчелә. Ә аерым бер компонентның күплеге яки, киресенчә, азлыгы шәрабның тәмен боза.
Һәр эчемлекне өстәл артына дөрес куярга кирәк. Аларның бер ишләре бертөрле продуктлар белән яраша, икенчеләре бөтенләй башка ризыклар янына чыгарыла. Биредә төп кагыйдәләр түбәндәгеләр:
шәраб ризыкка туры килергә тиеш;
- коры шәрабны баллы шәраб алдыннан бирәләр;
- градусы азрак шәрабны көчлерәгеннән алда бирәләр;
- арзан шәрабны кыйммәтрәге алдыннан бирәләр;
- бокалларны тутырып бетермиләр, ә бәлки яртылаш кына тутыралар яки 2 см салып бетермиләр;
- градусы түбән шәрабка зур бокаллар бирәләр;
- шәраблар беркайчан да әфлисун яки башка цитруслылар янына тәкъдим ителмиләр, шулай ук алар тозлы яки какланган ит яки балык, яшелчә ашлары, йомырка һәм шоколад белән ярашмыйлар;
- шәраблар тиешле температурада булырга тиеш (ак шәраб – 8-12 градус, чыжылдап торган шәраблар һәм шампан шәрабы – 6-8 градус, кызыл шәраб – 16-18 градус.
Гомумән, эчемлек этикетын үтәү кешенең зәвыгын күрсәтә.
ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ
1. Никуленкова Т.Т. Проектирование предприятий общественного питания. / Т.Т. Никуленкова, Ю.И. Лаврененко, Г.Н. Ястина. – М.: «Экономика», 2008. – 436 с.
2. Семыкин, И. Хороший официант - как бриллиант. / И. Семыкин // Вестник культуры. – 2008. - №12. – С.8 – 19.
3. Ковалев Н.М., Усов В.В. Кулинария для всех / Н.М.Ковалев. — М.: Профиздат, 2007.
4. Лощинский В.М. Сервировка и этикет стола / В.М.Лощинский. — Минск: Элайда, 2009.

Стоимость работы: 215 руб

Новости
  • 01.03.2016 18:15:00
    Знание - друг каждого студента

    А вы знали что в ВУЗе можно учиться не сильно напрягаясь? Мы ответим да, более чем! Если у вас на носу сдача курсовой, задали сложный реферат по предмету где лютует преподаватель, или же вот вот нужно защищать диплом?

  • 14.01.2016 16:14:00
    Как подготовиться к тесту

    Тест — самая простая форма проверки знаний в университете. Несмотря на легкость, и его можно завалить, если не быть к нему готовым. А как написать его на приличный балл — читайте в нашей статье.

ПАРТНЕРСКАЯ ПРОГРАММА

Вы получаете доход со всех заказов клиентов, которым Вы рекомендовали нашу компанию.

Обратный звонок
Выберите Ваш город
Анкета соискателя
Оставить отзыв